Яшел Үзән юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, трассада KIA җиңел машинасы һәм Hyundai внедорожнигы кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелүдән ике машина да юл кырыена төшеп киткән. Машиналарның икесе дә нык җимерелгән.
«КИА белән 25 яшьләр тирәсендәге ир-ат идарә итә иде. Ул шунда ук үлгән. Hyundai шоферы яраланган, аны хастаханәгә алып киттеләр», - ди шаһитлар.