Уфада «Татарча диктант»ны «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире укыды
Уфада берничә урында дөньякүләм «Татарча диктант – 2022» акциясе үтте, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында диктантны «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов укыды.
Диктантның тексты Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның сугыштан язган хатыннан өзек иде.
- 25-27 ноябрь көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе уза.