Казанда нәни кызын кыйнавын видеога төшергән хатынны кулга алганнар
Казанда яшәүче күп балалы хатынны кулга алганнар, ул ике яшьлек кызын кыйнаган һәм шуны видеога төшерә барган.
Агентлыкка билгеле булганча, суд хатынны ике айга СИЗОга җибәргән. Рәшәткә артында ул 25 гыйнварга кадәр булачак.
«Прокуратура вәкиле тикшерү үтенечен хуплады», – диде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
«Татар-информ» элек Казанда күп балалы хатынның ике яшьлек кызын кыйнап, видеога төшерүен хәбәр иткән иде. Кызның әтисе бу хатынны ташлап китүе сәбәпле, әлеге ана шулай итеп иреннән үч алырга булган.