Ташкентта «Татарча диктант» акциясе була
«Татарча диктант»ны Ташкентта яшәүчеләр белән бергә Харәзм өлкәсенең борынгы Үргәнеч шәһәрендә туган, үзбәк милләтеннән Бабурбәк Әгамбәрганов та яза, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ташкентта диктант язу өчен теркәлү һәм контакт мәгълүматлары (@Tokpc_PR_bot) кирәк.
- Бабурбәк Әгамбәрганов төрле телләрне, шул исәптән татар телен дә өйрәнгән. Ул Татарстан Республикасында татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада да, Казанда укучылар өчен рус теленнән Халыкара олимпиада да күп тапкыр катнашып призер булган, төрле халыкара конкурслар, олимпиадалар һәм фестивальләр лауреаты, күпсанлы бүләкләр һәм дипломнар иясе.
- Әгамбәрганов Казанда Россия ислам институты студенты, Үзбәкстанда Халыкара ислам академиясе студенты булган. Борынгы Мисыр һәм Муса пәйгамбәр турында трактатлар авторы.