Юл кырыендагы коймага бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе имгәнгән
Кичә кичке сәгать дүртләр тирәсендә Татарстанның Алабуга районында Поспелово авылы тирәсендәге трассада җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, «Лада» машинасы тайгак юлда тигезлекне саклап кала амаган һәм юл кырыендагы коймага барып бәрелгән.
«Юл-транспорт һәлакәтенә очраган җиңел машина йөртүчесенә зыян килгән. Аның башы яраланган. Табиблар аны хастаханәгә алып киттеләр», - диде авария шаһитлары.