Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2022

Миңнеханов: Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» проектында актив катнаша

0

Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында актив катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада туризм тармагын үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә республиканың туризм инфраструктурасын үстерү һәм Россия Президенты Владимир Путинның елга һәм круиз туризмын үстерү буенча йөкләмәләрен үтәү, шулай ук «Бөек Идел юлы» илкүләм туризм маршрутын булдыру буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко Казанга эш визиты кысаларында үткәрде.

«Президент елга һәм круиз туризмын үстерергә кушты. Субъектларга һәм Росморречьфлотка маршрутлар челтәрен киңәйтү буенча алып барылган эш өчен рәхмәт. Безнең бурыч, хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итүне арттырып, бу төр ялны арзанрак итү. Моның өчен 2023-2025 елларга төбәкара елга пассажирлар йөртүне субсидияләү программасы эшләнергә тиеш», - диде Дмитрий Чернышенко.

Аның сүзләренчә, төбәк губернаторлары моның белән бик кызыксына, аерым алганда, Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла инде. Вице-премьер Транспорт министрлыгына, киләсе елның 1 мартына кадәр федераль башкарма хакимият органнары һәм субъектлар белән берлектә мондый программаны эшләп, Министрлар Кабинетына тапшырырга кушты.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Эксперт бәяләүләре буенча, субъектның эше күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикага туристлар агымы асылда халык санына тиң һәм ел саен 3,5 миллионнан артык кунак тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясендә эчке туризмны үстерү һәм илебез гражданнары өчен туризм продуктларыннан файдалану мөмкинлеген формалаштыру – төбәкләр эшендә өстенлекләрнең берсе.

«Татарстанда туризм өлкәсе күп кенә күрсәткечләр буенча ышанычлы үсеш күрсәтә. Агымдагы елның 9 аенда 2021 елга караганда туристлар агымының 11 процентка тотрыклы үсеше күзәтелә. Кунакханәләрне бу чорда тутыру уртача 73 процент иде. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының «Туризм инфраструктурасын үстерү» федераль проекты кысаларында туризм проектларын үстерүнең яңа системасы төзелә. Урта Идел төбәкләренең туризм потенциалын берләштерергә мөмкинлек бирүче «Бөек Идел юлы» төбәкара проектының гамәлгә ашырылуын да без шулай ук мөһим күрәбез. Татарстан бу маршрут буенча кунакларны кабул итүгә әзер», - диде Миңеханов.

Татарстан Республикасында туризм һәм туризм инфраструктурасы үсеше турында тулырак ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

Дмитрий Чернышенконың «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында ике телле дипломлы белемле туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген төзү турындагы йөкләмәсен үтәү көн тәртибенең тагын бер мәсьәләсе булды. Хәзерге вакытта белем бирү программасы эшләнгән, модульләр составы һәм аларны тутыру формалаштырылган, матди-техник ресурслар билгеләнгән.

Вице-премьер Россия Икътисади үсеш министрлыгына Үзәкнең эшен башлау өчен кирәкле шартлар тудырырга һәм кыска вакыт эчендә Хөкүмәткә тиешле норматив актлар проектларын кертергә кушты.

«Туризм.РФ» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов «Лаеш» туризм территориясенең мастер-планы концепциясен тәкъдим итте. Аны өч кластерга бүләргә тәкъдим ителә: Көньяк, Үзәк һәм Төньяк. Көньяк кластерда аның ярларына урнаштыру объектлары белән ясалма каналлар булдырылачак, шуның аркасында су янындагы номерлар фонды саны сизелерлек артачак. 

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның мартында Дмитрий Чернышенко катнашында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

ЮрКисс ответил на слухи о попадании Тимати в черный список из-за отказа петь с ним дуэтом




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Симферополь

В Пушкинский день театр кукол «Ульгэр» выступил в райцентре Ресрублики Бурятия: Россия и Культура, Дети



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России