Тәтеш районының мобилизацияләнгән ир-егетләренә җылы киемнәр һәм азык-төлек тапшырдылар
Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалтдинов һәм уку йорты коллективы вәкилләре «Казан ЭКСПО»га өлешчә мобилизациягә эләккән район егетләре янына барды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Авыл хуҗалыгы техникумы коллективы ир-егетлрәгә пирог, җылы кием, оекбаш һәм перчатка, дару, шәхси гигиена әйберләре һәм консервалар тапшырды.