Аделаида һәм Сидней шәһәрләре «Татарча диктант»ка кушылды
Австралиянең Аделаида һәм Сидней шәһәрләрендә 13 кеше «Татарча диктант» диктант язды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иң яшь катнашучыга – 36, иң карт катнашучы Наил Габитовка 81 яшь.
Австралиялеләр Аделаидадагы татар мәчете залында зур экранда күрсәтелгән онлайн трансляция ярдәмендә яздылар, диелә хәбәрдә.