Татарстанның ике вәкиле Халыкара музейлар берлеге президиумына керде
Халыкара музейлар берлегенең Россия комитеты президиумы составына Татарстанның ике вәкиле — «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгыннан Артем Силкин һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан Гөлзада Руденко керде. Бу хакта «Татар-информ»га Зөя-утрау шәһәрчеге музеенда хәбәр иттеләр.
Бүген Мәскәүдә Халыкара музейлар берлегенең Россия комитеты гомуми җыелышы булды. Җыелышта Россия комитетының яңа президенты итеп «Гатчина» дәүләт музей-тыюлыгы директоры Василий Панкратов сайланды.
Халыкара музейлар советы 1946 елда оештырылган. Бүген ул бөтендөнья музейларын һәм музей профессионалларын тәкъдим итүче оешма, аның эшчәнлеге табигать һәм мәдәни мирасны — үткәндәге һәм киләчәкне, матди һәм матди булмаган мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Оешмада 141 илдән 45 меңнән артык әгъза бар һәм ул ЮНЕСКОда һәм БМОның икътисади һәм социаль советында «А» категориясе буенча иң югары консультатив статуска ия. 32 комитетта тирәнтен тикшеренүләр алып барыла, аларның нәтиҗәләрен барлык континентларның профессионаллары файдалана ала.