Татарстанда тагын 74 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 74 яңа очрагы расланган. 15 пациент хастаханәгә озатылган.
Россиядә бер көн эчендә коронавирус инфекциясенең 5918 очрагы ачыкланган, 4174 кеше (шуларның 39ы – Татарстанда) терелгән.