Татарстанда Нократ елгасында боз өстендә йоклап киткән балыкчыны коткарганнар
Көндез коткаручыларга Мамадыштагы «Яшьлек» паркы каршында бозда бер ир-ат ятуы, ә аның янәшәсендә бозваткыч һәм рюкзагы булуы турында хәбәр иткәннәр, диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Тирә-юньдә ерганаклар күп булганга, боз өстендә яткан кеше янына керү җиңел булмаган. Бу урынга зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һава мендәрендәге суднода кергән. Бактың исә, балыкчы йоклап киткән булган. Ир-атны ярга алып чыкканнар.