Башкортстанның атказанган артисты Фәния Сәйфуллина вафат
27 ноябрьдә Башкортстанның атказанган артисты Фәния Сәйфуллина вафат булган. Быел аңа 75 яшь тулган. Бу хакта NewsBash хәбәр итә.
Фәния Вәлиәхмәт кызы Сәйфуллина 1947 елның 1 маенда туа. 1968 елда Уфа мәдәният техникумын тәмамлый. А. Мөбәрәков исемендәге Сибай Башкорт драма театрында эшли. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында режиссер ярдәмчесе һәм актриса була.
Тамашачылар күңелендә ул Гөлназирә («Салават», Мостай Кәрим); Гөлчәчәк (»Бердәнберем минем - Гөлчәчәк», Мөкәрәмә Садыйкова); Гыйрфан малай («Кызыл йолдыз», Эммануил Казакевич); Үмәш малай (»Ганга кызы», Рабиндранат Тагор); Нина (»Бусага», Алексей Дударев); Рауия-Руже («Париждан Альфонс», Лек Вәлиев) образлары аша истә калган.