Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Азәрбайҗан арасында товар әйләнеше ике тапкырга артты
2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан-Азәрбайҗан товар әйләнеше ике тапкырга - 60 млн долларга кадәр артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашуда әйтте.
«Россия һәм Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән республикаларыбыз арасындагы багланышларны үстерүгә игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан - Азәрбайҗан товар әйләнеше 70 млн доллардан артып киткән. Татарстанның иң эре партнерларыннан берсе - «КАМАЗ» ГАҖ аларны автомобильләр һәм запас частьлар белән тәэмин итә.
Азәрбайҗан базарында автомобильләрне комплектларыннан җыю Татарстан автогигантының рәсми дистрибьюторы булган Ганҗә автомобиль заводы тарафыннан башкарыла. Аттестацияләнгән ике сервис үзәге бар, бүгенгә өченчесе төзелә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикалар арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, шулай ук хөкүмәтара комиссия төзелде.
«Безгә Идел - Каспий бассейнының транспорт һәм логистик мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, перспектив юнәлешләр арасында энергетика һәм сәнәгать, автомобиль төзелеше, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Миңнеханов Алиевка дәүләт башлыгы Владимир Путин кушуы буенча «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен әйтте һәм Азәрбайҗан ягына төркем эшенә кушылырга тәкъдим итте. Ул шулай ук Азәрбайҗан делегациясен «Россия — ислам дөньясы: KazanSummit» икътисади саммитында катнашырга чакырды.
«Мин ике тапкыр Татарстанда булдым. Бу сәфәрләрне җылы хисләр белән искә алам», - диде Алиев, тарихи элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп.