Русия адвокатларына мобилизациядән "бронь" бирелүе хәбәр ителде, хокук яклаучылар моңа шикләнеп карый
"Мобилизацияләнүдән "бронь"ны адвокатка, әйтик ул бер үк вакытта югары уку йортында укытса гына бирергә мөмкиннәр, әмма адвокат буларак түгел, хезмәткәр буларак. Мондый очраклар билгеле. Адвокатларны мобилизациядән азат итеп тору очраклары турында билгеле түгел", ди "Агора" башлыгы Павел Чиков.