Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Премьер-министры Али Идаят оглы Асадов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле Президент, без сезнең сәфәрегезгә бик шат. Ул Азәрбайҗан белән Россиянең нәтиҗәле хезмәттәшлеге аенда уза», - диде Премьер.
Ул искәрткәнчә, берничә көн элек Азәрбайҗанда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булып китте. Очрашуда төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
«Татарстанның Россиядә алдынгы республикаларның берсе булуын беләбез. Азәрбайҗанда сезгә аерым хөрмәт. Сезнең сәфәр нәтиҗәле булыр дип ышанам», - диде Али Идаят оглы Асадов.
Рөстәм Миңнеханов Премьер-министрга очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм бу көннәрдә Бакуда Татарстан сәнәгатьчеләренең зур төркеме эшләвен билгеләп үтте. Анда 45 компания җитәкчесе килгән.
«Безнең тугандаш, рухы, теле һәм мәдәнияте якын булган илгә килүемә чиксез шатмын. Безнең республикалар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр сезнең Президент Гейдар Алиев һәм безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең шәхси дуслыгы аркасында туды. Без бу мирасны сакларга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Азәрбайҗан бизнес-делегациясенең Татарстанга сәфәренең мөһимлеген ассызыклады.
Элегрәк беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ике республика арасында товар әйләнеше 2 тапкырга артты, дип хәбәр ителгән иде.