Марат Садыйков: Районнарга бару өчен тагын бер күчмә сырхауханә комплексы сатып алыначак
Татарстан районнарына барып, халыкның сәламәтлеген тикшерү өчен тагын бер күчмә сырхауханә комплексы сатып алыначак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
«Шушы медицина ярдәме өчен якын арада тагын бер күчмә комплекс сатып алына. Барысы биш комплекс булачак. Алар район хакимиятләре, районнарның баш табиблары белән килештереп, график буенча районнарга барачак», - диде министр.
Марат Садыйков ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен күчмә сырхауханәләр аеруча уңайлы булуын билгеләп узды. Ул мобиль сырхауханә эшендә әле яңалыклар да кертеләчәген әйтте. Әйтик, офтальмология ярдәмен киңәйтү күздә тотыла.
Быел шушы комплекслар ярдәмендә 24 районнан 25 меңнән артык кеше каралган. Өч меңгә якын кешедә беренче тапкыр яңа авырулар ачыкланган.