Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Азәрбайҗан эшмәкәрләре, сәнәгатьчеләре белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Азәрбайҗан эшлекле форумында катнашты. Очрашуда зур сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм эшмәкәрләр булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанның нефть техникасы һәм машина төзелеше тармаклары продукциясен китерү, инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәсендә, югары технология, судно һәм автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлеге өлкәсендә безнең республикалар арасында хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал бар», - дип сөйләде Миңнеханов.
Ул Азәрбайҗан җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Азәрбайҗанның вице-премьеры Шахин Абдулла оглы Мостафаев сүзләренчә, Татарстан Республикасы элеккечә республиканың әйдәп баручы партнерларының берсе булып тора. Дәүләт лидерлары - Россия Президенты Владимир Путин һәм Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә илләрнең мөнәсәбәтләре стратегик характерга ия һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үсә.
«Төбәкара элемтәләр - безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Татарстан төп сәүдә партнерлары унлыгына керә. Без бу ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше берничә тапкыр артыр дип өметләнәбез», — диде ул.
Очрашу ахырында алар «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм Азәрбайҗан Республикасының Кече һәм урта бизнесны үстерү агентлыгы арасында килешү имзалады. Шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Азәрбайҗан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән килешү имзалады.
Моннан тыш, форум нәтиҗәләре буенча Россиянең «Ай-Пласт» ҖЧҖ һәм Азәрбайҗанның «Klinfiks» ҖЧҖ, «ISE MANAGEMENT» ҖЧҖ компанияләре арасында меморандум имзаланды.