Алабугада яшәүче әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга 100 мең сум акча күчергән
Алабугада яшәүче 82 яшьлек Галина Дмитриева махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән 100 мең сум акча күчергән. Ул әлеге гамәле битараф булмаган күп кенә кешеләр өчен үрнәк булачагына ышана, дип яза «Новая Кама» газетасы.
«Мин озак яшәмәм инде. Быел 83нче яшем белән барам бит. Акчаны нигә җыеп ятарга, ә болай ул кешеләргә файда китерәчәк», - дип саный әби.
Галина Дмитриева кирәкле сумманы берничә ай эчендә җыйган, монда пенсия акчасы да, үз бакчасында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш сатудан кергән акча да бар. Акчаны янга калдырырга туры килүгә дә карамастан, пенсионер әби бераз булса да файдам тиде, дип куана.