Ханты-Манси округының Лянтор шәһәрендә балалар мәчеткә экскурсиягә килде
«Апрель» балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен Ханты-Манси автономияле округы-Юграның Лянтор шәһәрендәге мәчеткә экскурсия оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчеткә экскурсия вакытында яшь кунакларга ислам диненең нигезләре, әдәп-әхлак үрнәкләре, ата-аналар һәм укытучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Лянтор шәһәре имам-хатыйбы Габделкаюм хәзрәт Исхаков шулай ук балалар һәм тәрбиячеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде, диелә хәбәрдә.