Чаллыда машина йөртүче бетон бордюрга бәрелеп үлгән
Кичә кич Чаллы шәһәрендә «ИЖ» фургоны йөртүчесе үлгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат иминлек тизлеген сайламаган һәм бордюрга бәрелгән, аннары машина әйләнеп капланган.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән. Ул иминлек каешын эләктермәгән булган, дип ачыклык керттеләр автоинспекциядә.