Юлсызлыктан интеккән Пимәр авылы халкының проблемасы быел хәл ителәчәк
Питрәч районы Пимәр авылына керә торган юлга ремонт июнь аенда башланачак.
Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә юлсызлыкка битараф калмаган һәм бу мәсьәлә буенча төрле органнарга мөрәҗәгать иткән җәмәгать эшлеклесе Михаил Ильин хәбәр итте.
«2 ел диярлек бу эш белән шөгыльләндем. Пимәр авылы халкының мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләрен дәүләт ведомстволарына һәм тикшерү органнарына җиткерергә тырыштым. Эшнең нәтиҗәсе булды, юлны ремонтлауга финанслар каралган, ремонт эшләре быелгы планга кертелгән. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан рәсми җавап килде. Ремонт эшләре 1 июньдә башланачак, октябрь аенда тәмамланыр, дип көтелә», – дип сөйләде ул.
Ул авыл халкының бу хәбәргә шат булуын һәм рәхмәт сүзләре язуын әйтте.
Былтыр «Татар-информ» хәбәрчесе Пимәр авылында булып кайтты. Авыл халкы булган проблемалары турында сөйләгән иде. Алар җимерек юлдан йөргәндә техниканың ватылуыннан зарланган иде.