Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында язгы кыр эшләрен бәяләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районына эш сәфәре барышында язгы кыр эшләре темплары белән танышты. ТР вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров озатуында ул район кырларын әйләнеп чыкты, авыл хуҗалыгы производстволарын карады һәм фермерлар белән аралашты.
Малмыжка авылындагы «Продпрограмма « агросәнәгать комплексында Рәис ТР авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Хәзер басуларда эш тулы көченә бара, чәчү мәйданнары өчен 78 мең гектар бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә чәчү 20 процентка башкарылган. Басуларда 130 берәмлек техника эшли. Хуҗалыкларда һәр гектарга 61,5 кг минераль ашлама тупланган.
Яхшы һава торышы булганда май башына чәчү кампаниясен тулысынча тәмамлау планлаштырыла, диде Иванов. «Кирәкле техника бар. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да дизель ягулыгы һәм орлыклар белән тәэмин ителгән», – дип китерә аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Миңнеханов «Продпрограмма «агросәнәгать комплексының яңа корпусларын карады, аның өчен экскурсияне авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рифат Мотыйгуллин үткәрде. Фермада, аның мәгълүматлары буенча, 4307 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 3548 сыер. Көн саен 115 тонна сөт савыла. Быел 600 сыерга исәпләнгән тагын бер корпус төзеләчәк, дип планнары белән уртаклашты Мотыйгуллин.
Исегезгә төшерәбез, Миңнеханов шулай ук Мамадышның «Азбука вкуса» сыр заводында булды, анда көн саен 70 тоннага кадәр продукция, шул исәптән 45 тоннага якын сыр җитештерелә.