Татарстан журналистларын Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте
Татарстаннан журналистлар делегациясен Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте. Очрашу губернатор сараенда үтте. «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев губернаторга истәлекле бүләкләр һәм түбәтәй бүләк итте.
Алексей Русских иң беренче итеп, Татарстан делегациясен Ураза гаете белән котлады.
«Сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Мин сезнең мәдәният һәм гореф-гадәтләргә зур хөрмәт белән карыйм. Без - чиктәш төбәкләр. Рәисегез белән яхшы тыгыз мөнәсәбәтләрдә торабыз. Аңа зур сәлам җиткерегез», - диде Ульяновск өлкәсе губернаторы.
Алексей Русских март аенда Татарстанда эшлекле сәфәрдә, «Алабуга» махсус икътисад зонасында булуын билгеләп үтте. Ульяновск делегациясен Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде.
Чарада «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбелә Таишева, «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова, «Татарстан» журналының татар бүлеге буенча мөхәррир урынбасары Фәридә Әхмәтҗанова, Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы «Күмәк көч» газетасы баш мөхәррире Сабира Абитова катнашты.