Рөстәм Миңнеханов Җиңү көнендә гражданнарның иминлеген тәэмин итүне йөкләде
Төп бәйрәмнәрнең берсе - 9 Май, бу истәлекле көндә татарстанлыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык чараларны күрергә кирәк. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Бу көнне иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Кызык, эчтәлекле, ветераннарга зур игътибар белән булсын. Хәзерге вазгыятьне исәпкә алып, гражданнарның иминлек чараларын, шулай ук барлык террорчылыкка каршы чараларны үтәүне тәэмин итәргә кирәк», - диде республика җитәкчесе. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул шулай ук район башлыкларына һәм җитәкчеләренә май ялларында җаваплы затларның кизү торуы оештырылсын өчен мөрәҗәгать итте. «Һәркайда җаваплы затлар кизү торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.