Нижневартовскида Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр
https://tatar-congress.org/
Нижневартовскида Пушкин исемендәге лицейда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм кичәсендә аның шигырьләрен укыдар һәм җырларын башкардылар. Сүз уңаеннан, Тукай еш кына Александр Пушкин иҗатыннан илһам алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тукай татар әдәбияты тарихына бөек халык шагыйре буларак кереп калган. Шулай ук Габдулла Тукай тәрҗемә белән дә шөгыльләнгән. Аның ярдәмендә Татарстан халкы Пушкин, Лермонтов һәм башка рус шагыйрьләре иҗаты белән танышты.
«Россиядә генә түгел бөтен татар дөньясы шагыйрьнең туган көнен билгеләп үтә. Без Габдулланың татар халкының бөек даһие булуын әйтергә тырыштык. Ул үзенең җырларында батырлык, ватанга һәм анага мәхәббәт турында язган», - диде «Мирас» татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Рафил Мөхәммәтҗанов.
Бәйрәм чарасынла лицей укучыларыннан тыш милли мәдәният үзәге һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбе коллективлары катнашты. Рафил Мөхәммәтҗанов бәйрәм уңаеннан лицей китапханәсенә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә 200 дән артык китабын тапшырды.