Армиягә чакырылучының электрон шәхси эше «Дәүләт хезмәтләре» нигезендә формалаштырылачак
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон шәхси эшләре Дәүләт хезмәтләре порталы мәгълүматлары нигезендә формалаштырылачак. РФ Саклану министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Хәрби хезмәткә чакыру турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
«Дәүләт хезмәтләре» порталындагы мәгълүматтан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә төбәкләрнең дәүләт мәгълүмати системалары, шулай ук ведомствоара электрон бәйләнеш системасындагы белешмәләр дә исәпкә алыначак, диелгән Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карар проектына аңлатма язуында. Чакырылыш комиссияләренең барлык карарларын шул ук көнне хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон шәхси эшләренә кертү күздә тотыла.
Шул ук вакытта, электрон повесткалар гражданнарның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетларына җибәреләчәк, хәрби комиссариатлар исә аларны «чакырылыш комиссияләренең эш графикларын исәпкә алып автоматлаштырылган тәртиптә» формалаштырачак һәм таратачак. Армиягә барырга тиешле кешене хәрби хезмәткә чакыруның тагын бер алымы – заказлы хат белән – каралган.