Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейболчыларын кабат Россия чемпионы булу белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы уенчыларын һәм җитәкчелеген унберенче тапкыр Россия чемпионы булу белән котлады. Парламент җитәкчесе «Зенит-Казан» волейбол клубының президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов һәм клуб директоры Олег Брызгалов адресына котлау телеграммалары юллады.
«Тренерлар штабының тырышып һәм килешеп эшләве, уенчыларның оста уйнавы, мәйданчыкта тырыш хезмәте һәм ихтыяр көче аркасында Татарстан клубы янә искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Алар унберенче тапкыр Россия чемпионы булды. Без сезнең энергияле уеныгыз, команданың күтәренке рухы һәм бердәмлеге белән горурланабыз», - дигән Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә юллаган телеграммада.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, «тренерлар составының югары дәрәҗәдәге осталыгы, клубның бөтен командасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә искиткеч нәтиҗәгә ирешелде».
«Сезнең һәрберегез Татарстан спорты үсешенә керткән шәхси өлешегез өчен аерым рәхмәт сүзләренә лаек», – дигән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин барлык спортчыларны һәм җитәкчеләрне, Татарстан командасын оештыручыларны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады, клуб уенчыларына һәм коллективына ныклы сәламәтлек, тынычлык, киләчәктә Татарстан спорты даны өчен уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.