Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтте
Иртәгә, 13 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төбәктә урыны белән, шулай ук Казанда да бераз яңгыр көтелә. Көндез һәм кич кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласында яшен булырга мөмкин. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Көндез һәм кич ул кайвакыт 15-18 метрга кадәр көчәя.
Татарстанда төнлә һава температурасы +3..+8 градус (Казанда +6..+8 градус) була. Көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр (республика башкаласында +21..+23) күтәреләчәк.