Миңнеханов Кытайда автомобиль җитештерә торган иң зур заводларның берсендә булды
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэфэй шәһәренә эш сәфәре вакытында JAC заводында булды. Бу оешма Кытайда автомобиль җитештерә торган иң зур оешмалар унлыгына керә. Оешма җитештерүнең тулы циклы белән елына миллион берәмлек автомобиль эшләп чыгара. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания бәйсез бренд буларак җиңел, уртача һәм авыр йөк машиналары, минивэннар, җиңел автомобильләр, электромобильләр һәм автобуслар, шулай ук шассилар, төягечләр, техниканың башка төрләрен һәм автомобильләр өчен тапшыру тартмалары, двигательләр, запас частьләр, автоагрегатлар җитештерә.