Айгөл Әхмәтгалиева «Нур» театрының «Туташ» премьерасына бәйле мәгълүматка төзәтмә кертте
Уфа «Нур» театрының «Туташ» спектаклен пьеса авторы Айгөл Әхмәтгалиева югары бәяләде, әмма премьерага бәйле мәгълүматка кайбер төзәтмәләр кертте.
«Әлеге спектакль «Туташ» романы буенча куелды, театр аннан инсценировка ясады» дип, тамашачыларга да, журналистларга да беркадәр ялгыш фикер җиткерелмәсен иде. Чөнки спектакль роман буенча түгел, ә нигездә мин үзем язып тәкъдим иткән «Яратып туялмадым» дигән пьеса-сценарий буенча куелды», дип язган язучы Айгөл Әхмәтгалиева Уфага барып спектакльне карап кайткач үзенең аккаунтына.
«Нур» театрында спектакль турында мәгълүмат «Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча» дип бирелгән. «Татар-информ» да «Башинформ»га сылтама белән «Уфаның «Нур» дәүләт татар театры «Туташ. Өзелгән очыш...» спектакле премьерасын тәкъдим итте. Ул Айгөл Әхмәтгалиеваның тарихи-биографик романы буенча әзерләнгән. Инсценировка авторы – Гөлнур Усманова», дип мәгълүмат биргән иде.
«Әдәби бүлек җитәкчесе Гөлнур Усманова, минем ризалык белән, ул пьесаны кыскартуны, сәхнә таләп иткәнчә үзгәрешләр кертүне үз өстенә алды, уңышлы итеп эшләде дә. Үзем дә, театрда әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләгәч, шул ук казанда ничек кайнаганны үз җилкәмдә татып беләм», дип язган Айгөл.
Айгөл Әхмәтгалиева «Татар-информ» хәбәрчесенә әлегә «Нур» театрыннан бу мәгълүмат буенча аңлатма булмавын әйтте.
Фото: © Эдуард Зарипов /«Нур» театры матбугат хезмәте
«Иҗат кешесенең бәхете һәм бәхетсезлеге, кадере һәм кадерсезлеге турында уйланып, ул корбанмы-түгелме дигән сорауга җавап эзләп, үзем Сәхибҗамал Волжская белән ике ел «яшәгән» идем инде», дип яза Айгөл Әхмәтгалиева. Ул Уфада премьера караганда шул чактагы хис-тойгылар кабат яңаруын әйтә. «Театр тарафыннан зур эш эшләнгән, режиссер Азат Җиһаншин бу спектакльне тудырганда нәкъ шулай ук Волжская белән «яшәгән», минемчә: чөнки сәхнәдән җан сулышы, җан авазы ишетелә иде», ди язучы.
«Яшь Сәхибҗамалны уйнаган Чулпан Раянова да, олыгайган, психик авырулар интернатында соңгы көннәрен яшәгән Сәхибҗамалны терелткән Фина Вәлиева да (БРның халык, ТРның атказанган артисты) үз геройлары белән бербөтенгә әверелеп, залны вакыт-вакыт сулышсыз калырга мәҗбүр итте. Беренчеләр алдында баш ию, аларның рухына дога ирештерү бу спектакль», ди ул.
Айгөл Әхмәтгалиева Уфа «Нур» театрының үзенә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен алу идеясе белән януын, инде бу юнәлештә беркадәр эшчәнлек башланганлыгын хәбәр итә.
- Айгөл Әхмәтгалиева беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында язарга Татарстан Язучылар берлегенең танылган шәхесләргә багышланган әсәрләренә грант нигезендә алынган иде. Язучы «Туташ» романы белән генә чикләнмичә «Яратып туялмадым» дигән пьеса да язган иде. Ул әсәр «Яңа татар пьесасы» конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының призына ия булды.
- Хәзерге вакытта Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Яратып туялмадым» дип аталган пьесасы буенча ике татар театрында спектакльләр куелды. Уфа «Нур» театрына кадәр Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов шул исемдәге спектакль чыгарган иде.