Миңнеханов Мәскәүдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган утырышта катнашты
Мәскәүдә эш сәфәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Чарада кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү планнары, эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Утырышны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин уздырды. Аның сүзләренчә, илдә бизнеска ярдәм итүнең тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла, аерым алганда, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты турында сүз бара.
«Моннан тыш, бер ел элек эшмәкәрлек продукциясенә ихтыяҗны арттыру өчен стимуллар көчәйтелде. Мисал өчен, дәүләт компанияләре сатып алулары буенча квота 20 проценттан 25 процентка кадәр арттырылды. Нәтиҗәдә, иң зур заказчылар моңа 7 трлн сумнан артык акча юнәлдерде», - дип мисал китерде ул.
Моннан тыш, тикшерүләргә мораторий кертү эшмәкәрләргә йөкләнешне киметергә ярдәм итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар саны тарихи минимумга кадәр кимеде. Узган елда илдә 340 меңнән кимрәк тикшерү уздырылган.
Шул ук вакытта 560 меңнән артык профилактик визит үткәрелде. «Эшмәкәрләргә ярдәм иттеләр, штрафка тартмадылар, ә ничек дөрес эшләргә икәнен аңлаттылар», - диде Мишустин.