Минзәлә районында яшәүче ир-ат 20 ел элек кылынган үтерүдә гаепле дип табылган
Татарстанда кеше үтерү, һөҗүм итү һәм үлем белән янауда гаепле дип табылган 72 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Ачыкланганча, 2003 елда ир-ат ике танышы белән Түбән Кама районына балык тотарга бара. Кайсыдыр мизгелдә дуслар арасында тавыш чыга. Ир-ат танышының көймәгә йокларга китүен көтеп тора һәм аны балта белән тураклый.
Озак вакытлар җинаять ачылмаган булып санала. Тикшерүче-криминалистлар шулай да ир-атның җинаять кылуда катнашы барлыгын исбатлаучы мәгълүмат тапкан.
Моннан тыш, тикшерү версиясе буенча, 2022 елның августында ир-ат, исерек хәлдә, күршесенә һөҗүм итә һәм аны пычак белән җәрәхәтләргә тырыша. Ләкин зыян күрүченең кызы әтисен аннан яшерергә өлгерә.
Суд ир-атны гаепле дип тапкан. Шул ук вакытта 2003 елгы үтерү факты буенча җинаять эзәрлекләүләре реабилитацияләнмәгән нигездә туктатылган. Суд карары белән аңа 4 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.