Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Саба районында булды
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов Саба районына эш сәфәре белән килде. Бу хакта Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул сәфәр кысаларында кооперативларда һәм фермер хуҗалыкларында булды, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ һәм Россельхозбанк вәкилләре катнашында семинар үткәрде.