Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы составын үзгәртте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы составын үзгәртү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«ТР энергия системасының региональ диспетчерлык идарәсе»нең «Бердәм энергетика системасы операторы» АҖ филиалы директоры Большаков Андрей Викторовичны (килешү буенча) <...> төркемгә кертергә )», - диелә текстта.
Элегрәк, август аенда, советтан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элеккеге башлыгы Альберт Кәримов чыгарылган иде, аның урынын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко алды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.