Биектау районы умартачысы бал кортлары белән спа-йорт төзегән
Татарстанның Биектау районы Әлдермеш авылында яшәүче Кәбир Сафиуллин иммунитетны ныгыту өчен бал кортлары белән спа-йорт (апийорт) төзегән. Ул ятып ял итү урыннарын умарта астына ук урнаштырган. Ял итү һәм стресстан арыну өчен уйланган алым турында «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.
Умартачы сөйләвенчә, Татарстан һәм гомумән Россия өчен хас булмаган мондый ял төре чит илләрдә күптән инде төрле авырулардан профилактика һәм дәвалау максатында кулланыла. Аның сүзләренә караганда, мондый апийортлар турында ул беренче тапкыр биш ел элек интернеттан белгән һәм үзенә дә төзергә булган.
Хәзер авыл умартачысының рәсми рәвештә 15 умарта гаиләсе бар. Сафиуллин өчен аның умарталыгы — яраткан эше, аңа ул күп вакыт багышлый, умарталык — даими үсештә, диелә хәбәрдә.