Татарстан Диния нәзарәте хәләл лизингны хуплады
Татарстан Диния нәзарәте яңа финанс продукты – хәләл лизингны хуплады. Кичә Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Иджара-Лизинг» ҖЧҖ директоры Илнур Садртдинов белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа финанс продукты Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде. «Иджара-лизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән техниканы лизинг буенча сатып алу принцибы белән танышып, тәкъдим ителгән документларны өйрәнеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан продукт ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылды.
Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләнде.
Очрашу ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Иджара-Лизинг» ҖЧҖ җитәкчесе Илнур Садртдиновка Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турындагы карарын тапшырды.
Иджара килешүләре 1 елдан 3 елга кадәр җиңел һәм коммерция автомобильләренә, техникага (авто, махсус, авыл хуҗалыгы), авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм коммерцияле күчемсез милеккә бирелә. Программа юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шулай ук физик затларга каралган.
Юридик һәм физик затлар РФ территориясендә теркәлергә, табышлы эшчәнлек алып барырга, хакимият органнары һәм суд приставлары алдында бурычлары булмаска тиеш. Беренчел кертемнең минималь суммасы лизингка алынучы әйбер бәясенең 20 проценттан артыгын тәшкил итә. Тотылган техниканы финанслау мөмкинлеге бар, диелә хәбәрдә.