Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

«Татар кызы» финалисты Галия Палютина: Ростов татарларына конкурска юл ачтым

0
«Татар кызы» финалисты Галия Палютина: Ростов татарларына конкурска юл ачтым

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Ростов өлкәсен Галия Палютина тәкъдим итә. Галия сүзләренчә, моңа кадәр бәйгедә Ростов кызлары катнашмаган. Ул бәйгедә Ростов өлкәсе һәм Дон татарлары исеменнән чыгыш ясавы белән горурлануы турында сөйләде.

«Мин туган шәһәремне һәм бөтен Ростов өлкәсен тәкъдим итү белән горурланам. Бөтен Дон татарлары җәмгыятебезне үземә иярткән кебек хис итәм. Мин үз миссиямне аңлыйм, чөнки беренче булып Ростов татарларына бу конкурска юл ачтым. Һәм миннән соң Ростов кызлары бу конкурста катнашырлар, дип өметләнәм. Тулаем алганда, Дон татарларының татар мәдәнияте турында күбрәк белүен, бер-берсе белән аралашуын телим», – дип сөйләде «Татар кызы» финалисты.

Фото: © Александра Живушкина

Галия Палютинага 28 яшь, ул Ростов дәүләт икътисад университетында кече фәнни хезмәткәр булып эшли, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Галия финалдагы һәр кызны җиңүче, дип атады. «Татар кызы – ул дуслык конкурсы, без барыбыз да бер-беребезгә бик булышабыз, ярдәм итәбез һәм бер-беребез турында кайгыртабыз», – ди ул.

«Минемчә, без барыбыз да җиңүче, чөнки без финалда, без Ташкентка барабыз. Һәркем зур юл үтте. Конкурс барлык юнәлешләр буенча да бик көчле. Киемнәр, макияж, чәч бизәү, чигү, пешерү, бию, вокал, кызлар белән аралашу, файдалы лекцияләр – болар барысы да тормышта бик кирәкле. Бу матурлык бәйгесе генә түгел, бу безнең татар мәдәнияте бәйгесе. Монда мин халкыбыз, тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, татар телен белү дәрәҗәсен яхшырту турында бик күп өйрәнәм», – диде Галия.

Фото: © Александра Живушкина

Ул Ростовтагы татар оешмасының яшьләр хәрәкәте белән ике ел җитәкчелек итә. Галия татар яшьләренең дуслашуына шат булуын белдерде. Аның сүзләренчә, Ростовта татар җәмгыяте яхшы үсеш кичерә. Галия Палютина узган ел Татар мәдәни үзәге ачылуын, Ростовта «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы барлыкка килүен дә билгеләп үтте.

«Мин үземне Ростовта татар итеп хис итәм. Татар телендә сөйләшә алырлык татар дусларым бар. Мин татар чараларына һәм очрашуларына йөрим. Ростовта татарларның активы бар, һәм елдан-ел хәл яхшыра бара, Ростов үз татар җәмгыятен бик яхшы үстерә. Татар яшьләре әкренләп дуслаша бара, мин моңа бик шат. Быел без җәмгыятебез белән башка шәһәрләргә Сабантуйларга еш йөрдек: Әстерханда Бөтенроссия Сабантуенда булдык», – дип сөйләде ул.

Фото: © Александра Живушкина

Галиянең киләчәккә хыялы да татар мәдәнияте белән бәйле. Ул Ростовта татар яшьләренең хәрәкәтен үстерергә, хатын-кызлар клубы ачарга тели.

«Ростовта яшьләр арасында көчле татар хәрәкәтен үстерергә телим. Шулай ук кызлар җәмгыятен, хатын-кызлар клубын оештырасым килә. Анда психология, туклану, сәламәтлек, спорт, әдәбият, бизнес, финанс өлкәләре буенча мөһим белемнәр тупларга мөмкин булачак. Инде беренче адымнарымны да атладым. «Заманча татар кызы» темасына беренче онлайн халыкара түгәрәк өстәл үткәрдек. Анда төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән татарлар катнашты», – дип сөйләде Гаия Палютина.

  • Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә 17 сентябрьдә үтәчәк. Дүрт чит ил һәм Россиянең башка төбәкләреннән җыелган унөч кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Пётр Чайковский

Фестиваль «Гений места» завершился на родине Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Даниил Медведев

Даниил Медведев одолел 121-ю ракетку мира Меджедовича и вышел в 1/8 финала Рима



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России