Миңнеханов «Бердәм Россия»нең бердәм тавыш бирү йомгаклары турындагы утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары совет бюросы һәм Генераль советы президиумының уртак утырышында катнашты. Чарада бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Партиянең Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак мәгълүматлары буенча, илдә 4,2 мең сайлау кампаниясе үткәрелгән, 32 мең депутат мандаты тәкъдим ителгән. Аларның 78 процентын «бердәмроссиялеләр» алган.
Югары совет рәисе Борис Грызлов, үз чиратында, партиягә төбәк халык программаларын үтәү өчен бөтен көчне куярга кирәк, диде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм, шулай ук гуманитар миссияне дәвам итү өстенлекле бурыч булып тора.