Татарстан ДОСААФы кайбер контрактчыларга 105 мең сум түләячәк
«Татарстан Республикасы армиясенә, авиация хәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән кирәкле белгечлек хәрбиләренә өстәмә рәвештә 105 мең сум түләячәк.
«Әйе, мондый түләүләр бар. Алар машина йөртүчеләр, машина йөртүче-механиклар, хәрби тәҗрибәгә ия хәрби машина оператор-төзәүчеләр һәм пилотсыз очучы аппарат операторлары өчен каралган», —дип аңлатты «Татар-информа» га Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков.
Токмаков сүзләренчә, бер еллык контракт төзегәндә, кирәкле белгечлеккә ия хәрби хезмәткәр, Саклану министрлыгыннан түләү белән бергә, бер тапкыр 300 мең сум түләү алачак.
Шартлар яки кирәкле документлар турында тулы мәгълүматны 117 кайнар линия телефоны аша, http://heroes-tatarstan.ru сайтында яки якындагы хәрби комиссариатта алырга мөмкин.