Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге бинасында Равил Кузахметовка истәлек тактасы куйганнар
Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге бинасы диварына Равил Кузахметов истәлегенә мемориал такта куйганнар. Бу турыда «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Сембер бизнес клубы инициативасы белән Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге бинасы диварына танылган милләттәшебез Равил Таһир улы Кузахметов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул озак еллар бизнес клубка җитәкчелек итеп, татар малтабарларын берләштерүгә, телебез һәм мәдәниятебез үсешенә зур өлеш кертте», диелә хәбәрдә.