Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Димитровград татарлары: Өлкәдәге бердәнбер татар мәктәбе белән горурланабыз

0
Димитровград татарлары: Өлкәдәге бердәнбер татар мәктәбе белән горурланабыз

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татар мәктәбендә «Белем бәйрәме» дигән язма чыкты. Аны Димитровград шәһәреннән Мәрьям Хәйбуллова язган.

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләп узды.

Җәйге каникуллар озын булса да, сизелми генә үтә кебек. Балалар төрле сәламәтләндерү лагерьларында, кайберләре әти-әниләре белән бергә диңгез буенда ял итте. Күбесе инде авылда, әби-бабайлары янында челтерәп аккан чишмә суын эчеп, елгада су коенып, урманда җиләк җыеп, иртәдән кичкә кадәр саф һавада уйнап, ямьле җәйнең бөтен матурлыгын үзләренә туплаганнар.

Бүген инде кояш нурлары кебек балкып, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашыгалар. Укытучы апалары, танырлык та түгел, зур үскәнсез, дип аларны каршы ала. Хәлләрен сораганны да көтмичә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә җәйге истәлекләрен, хәбәрләрен сөйлиләр.

Мәктәптә тантаналы линейка, күркәм гадәт буенча, Россия Федерациясе гимнын яңгыратып, дәүләт флагын күтәрүдән башланды. Флагны Россиянең атказанган укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Сәлимә Абдулла кызы Хузина күтәрде. Илебез гимны яңгыраган вакытта барысы да горур рәвештә туры басып торды.

Аннары мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны һәм хөрмәтле кунакларны Белем бәйрәме белән рус һәм татар телендә котлады. Мәктәп һәм гаилә бергә булганда гына яшь буынга белем, тәрбия бирүдә зур уңышларга ирешеп була, диде ул.

Шулай ук мөхтәрәм кунаклар да чыгыш ясады. Димитровград шәһәре башлыгы исеменнән Илгиз Мәсхут улы Ахмадуллин тәбрикләде. Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән сүрә укып, уңышлар теләп, дога кылдырды. Динебез бишектән алып ләхеткә кергәнче гыйлем алырга куша, шуны исебездә тотыйк, диде хәзрәт. Мәктәп укучылары – агалы-энеле Әмир һәм Кәрим Мухутдиновлар күңелләргә хуш килерлек моңлы җыр башкардылар.

1 сыйныфка килүче нәни дусларыбыз шатлыклы бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары аларны линейка аша үткәрделәр. Шунысы куанычлы: балаларның күбесе бәйрәмгә багышланган шигырьләрне татар телендә сөйләде. Милләт җанлы әти-әниләрнең сабыйларын әзерләү максатында зур тырышлык куюлары, балаларын татар мәктәбенә теләп, олы өмет-ышаныч белән китерүләре сизелә. Быел 1 сыйныфка, башка еллар белән чагыштырганда, укучылар күбрәк килгән. Димәк, бу мәктәптә сыйфатлы белем бирәләр. Милли мәгариф учагының яхшы даны еракларга таралган булуы әнә шул хакта сөйли. 19 ел эчендә әлеге белем бирү учреждениесендә тупланган бай педагогик тәҗрибәне өйрәнергә башка төбәкләрдән дә киләләр.

Тантаналы линейка нәниләр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янына чәчәкләр куюы белән тәмамланды.

Белем бәйрәме уңаеннан котлап, укучыларга мәктәпнең горурлыгы булып, зур уңышларга ирешүләрен телим. Ә укытучылар коллективына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык, исәнлек-саулык, яңа ачышлар һәм казанышлар насыйп итсен.

Без – хезмәт һәм мәгариф ветераннары, өлкән буын вәкилләре шәһәребездә шундый дәрәҗәле, дөнья күләмендә танылган татар мәктәбе уңышлы гына эшләп килүенә чиксез шатланабыз. Без өлкәдәге бердәнбер татар мәктәбе белән горурланабыз!





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России