Бөгелмәдә баласы бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән хатын-кызны хөкем итәләр
Саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаепләнеп, Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз хөкемгә тартылачак. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 26 яшьлек хатын 3 яшьлек улы белән июль аенда өендә була. Бер мизгелдә хатын баласын ялгызын гына телевизор каршында калдыра. Күзәтүсез калгач, малай тәрәзә төбенә менә, тәрәзәгә куелган москитлардан саклый торган челтәргә таяна. Челтәр бала авырлыгын күтәрә алмый.
Бишенче каттан егылып төшү нәтиҗәсендә бала нык имгәнә, аны хастаханәгә салалар.
Тикшерүчеләр барлык кирәкле дәлилләрне җыеп, җинаять эшен судка җибәргән.