Путин Татарстан кешесенә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен бирде
РФ Президенты Владимир Путин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Теләче районындагы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдиновка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшыру турындагы указны имзалады.
Шул хактагы документ норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган. «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирергә», - диелә указ текстында.
Документта әйтелгәнчә, Ралиф Низаметдинов һәм аның башка төбәкләрдәге коллегалары авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм ирешкән казанышлары өчен бүләкләнгән.