Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының үтәлеше 99 процент тәшкил итә
«Безнең ишегалды» программасының үтәлеше барлык эш төрләре буенча 99 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
22 сентябрьгә кадәр программаны ун район — Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Питрәч, Тукай һәм Чистай тәмамлаган. 6 октябрьгә кадәр Баулы, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама — тагын биш район эшләрен бетергән. Программа Казанда һәм Чаллыда тәмамланмаган, дип төгәллек кертте чыгыш ясаучы.