Әлки районы механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләде
Әлки районы механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләде. Басуларны эшкәртү быел аеруча авырга туры килә. Дым запасы аз булу сәбәпле, җир нык каткан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Туңга сөрү эшләре дә авыр бара. Таш кебек җирне эшкәрткәндә техника да еш сафтан чыга. Ә аларны көйләү өстәмә чыгымнар сорый дигән сүз. Бүгенгә 32,3 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу планның 70 проценты дигән сүз.
Көзен мөмкин кадәр күбрәк мәйданда туңга сөреп калу сорала. Болай эшләгәндә язын дым запасы күбрәк җирдә калыр иде. Аннан эшкәртелгән кырларда сабан эшләре дә бермә-бер тизрәк һәм сыйфатлырак башкарыла.
Бу атнада район механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләде. Азык утарларына 85,1 мең тонна яшел масса керде. «Хузангай» җәмгыяте исә 30,5 мең тонна силос салуга ирешә алды.