Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Марсель Галиев төрки халыкларга Нобель премиясе кебек үз премияләре кирәк дип саный

0
Марсель Галиев төрки халыкларга Нобель премиясе кебек үз премияләре кирәк дип саный

Язучы Камил Кәримов Марсель Галиевне «татарда бердәнбер профессионал язучы», дип атады.

Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев төрки халыклар өчен Нобель премиясе дәрәҗәсендәге үз премияләре кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул 11 октябрьдә «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән — сәйләннәр» дип исемләнгән ике яңа китабын тәкъдим итү чарасында әйтте. Чарада язучылар, журналистлар, КФУ студентлары катнашты.

«Бөек шәхес Максим Горькийны Мәскәүлеләр танырга теләми. Чөнки ул заманында иң популяр шәхес булган. Шуның өчен аннан үч алалар, дип уйлыйм. Ул 5 мәртәбә Нобель премиясенә тәкъдим ителә һәм ала алмый. Чыңгыз Айтматов та алмады аны. Бирмиләр. Чөнки Нобель премиясе – яһүдләрнеке. Аны безгә бирмиләр. Димәк, безгә, төрки халыкларга, үзебезнең премияне булдырырга кирәк. Яһүдләрнекенә карап ятканчы, төрки милләт берләшеп, Нобель премиясе кебек үзенең бер зур премиясен ясарга тиеш. Акчасы кимеми торган булсын, банкта торсын, Нобельнеке кебек», – диде язучы.

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова Марсель Галиевның бу идеясен хуплады һәм әлеге премиягә язучының үзен тәкъдим итәргә кирәклеге турында әйтте. «Төрки дөньяның үзенең бер премиясе булырга тиеш, дигән фикер әйтте Марсель абый. Килешәм. Әгәр дә мондый премия булдырыла калса, Татарстаннан Марсель Галиевны тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм», – диде ул.

  • Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Чытырманлыкта» – тәрҗемәләр китабы. Анда Максим Горькийның әсәрләре, немец галиме Карл Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре турындагы хезмәтләре; япон язучысы Рюноскэ Акутагаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, калмык язучысы Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Руи Гонсалес де Клавихоның сәяхәтнамәсе тупланган.
  • «Сүзләрдән – сәйләннәр» китабында авторның төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз тезмәләре, канатлы әйтемнәр-мәкальләре туплап бастырылган.

Марсель Галиев «Чытырманлыкта» китабына кергән хезмәтләрнең авторларын нәрсә берләштерүен аңлатты. «Бу шәхесләрнең һәрберсенең хезмәтләрендә татар исеме бар. Немец галиме Карл Фукс моннан 200 ел элек яшәгән татарларның яшәү рәвешләрен сурәтләп калдырган. Татар мәҗлесләрендә булып, чаршау артына посып сөйләшүләрен тыңлап торып язган. Татар хатын-кызларының бизәнүләренә кадәр тасвирлаган ул. Аның үзенә татар кызлары гашыйк булып, сөю хатлары да яза торган булганнар», – диде Марсель Галиев.

Язучы тәрҗемә эшенең авыр һәм катлаулы процесс булуын билгеләп үтте. «Карл Фуксның хезмәтен алсак, 300дән артык битне ике ай ярымда тәрҗемә итеп чыктым. Көненә 25шәр бит тәрҗемә итәргә туры килде. Тәрҗемә эшенең авырлыгы шунда – чит телдә төзелгән җөмләне безнеңчә, татарлардагыча итеп киредән «сүтеп җыярга» кирәк. Бу яңадан язуга тиң. Катлаулы да, искиткеч кызык та эш бу», – диде автор.

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Ихсанова Марсель Галиевка Язучылар берлеге исеменнән котлаулар җиткерде. «Язучы өчен китабы дөнья күрүдән дә кадерле вакыйга юк. Марсель абыйны бүген шушы олы вакыйга белән – берьюлы ике китабын укучыларга тәкъдим итү мизгеле белән тәбриклим. Марсель абый халыкның гыйлемен үстерерлек, фикерен киңәйтерлек материал сайлый белүе, шуны без яраткан матур әдәби теле – Марсель Галиев теле белән тәрҗемә итүе белән уникаль», – диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, язучы Камил Кәримов Марсель Галиевны «татарда бердәнбер профессиональ язучы» дип санавын әйтте. «Максим Горький менә шушы китапны ачып, Марсель Галиевның тәрҗемәсен укыса, шаккатыр иде. «Нинди матур телдә язганмын икән бит мин», – дип таң калыр иде. Әмма аны шулкадәр матур итеп фәкать Марсель гына тәрҗемә итә алган. Марсель – татарда бердәнбер профессионал язучы ул», – диде Камил Кәримов. Чарада катнашучылар арасында бу чыгышны шәрехләүчеләр булмады.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия





Москва

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Эдит Пиаф

В театре «Модерн» состоялась премьера моноспектакля «Исповедь счастливой женщины. Эдит Пиаф»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


Даниил Медведев

Без защиты: как Медведев и Хачанов проиграли свои матчи в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В Подмосковье на майских выходных прошли рейды по нецелевому использованию земли



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России