Россия Хөкүмәте медэкспертиза хезмәткәрләренә акча бүлеп бирүне хуплады
Россия Хөкүмәте 2023 елда Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына медицина-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениеләре медицина хезмәткәрләренә түләү өчен акча бүлеп бирүне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.
«Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге проект 2023 елда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына медицина-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениеләре медицина хезмәткәрләренең уртача эш хакын Президент указы белән билгеләнгән максатчан дәрәҗәгә җиткерү өчен бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне күздә тота.