Үзбәкстанда «Татарча диктант» акциясендә 5 яшьлек бала да катнашкан
Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә бүген Үзбәкстаннан 200дән артык кеше катнашты. Чарада иң кечкенә катнашучыга — 5, иң өлкән катнашучыга 80 яшь булган.
Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре аны Үзбәкстанның Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык вәкиллеге бинасында (Россотрудничество) язган. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.
Диктант текстын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Мәннапова һәм Татарстан һәм Башкортостанның атказанган артисты Фирүзә Хәлдарова укыган.
Акциягә шулай ук Бохара, Сәмәрканд, Җиззәх, Яңыюл, Каршы, Үргәнеч, Фирганә һәм Нәваи шәһәрләрендәге татар мәдәни үзәкләре вәкилләре кушылган.
Диктант онлайн режимда үзәкнең телеграм каналында узган — каналның 2000 нән артык язылучысы чарага турыдан-туры өйдән яки эштән кушыла алган.
Бер үк вакытта диктант ТНВ-Планета телеканалында телевизордан укылды. Чара Үзбәкстандагы ТНВ-Планета корпункты тарафыннан яктыртылды, диелә хәбәрдә.