Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 93 нче гимназиясе мәйданчыгында Александр Пушкин һәйкәлен ачты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 93 нче гимназия территориясендә Александр Пушкин һәйкәлен һәм яңартылган «Пушкин бакчасы» скверын ачу тантанасында катнашты. Чара Бөтенроссия лицейчы көне алдыннан оештырылган иде. Бәйрәм шулай ук Александр Пушкинның Казан шәһәрендә булуына 190 ел тулуга да багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны һәм лицейчыларны истәлекле вакыйга белән котлады.
«Россиянең әдәби тормышын Александр Сергеевич Пушкиннан башка күз алдына китереп булмый. Аның әсәрләрен белмәгән кешене табу кыен, алар дөньяның барлык телләренә тәрҗемә ителгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы чараны ачып, – шагыйрьнең теле инде ике гасырдан артык рус әдәби теленең классик нормасы булып санала».
Дәүләт Советы Рәисе республика башкаласында шагыйрьне хөрмәт итүләрен, Александр Пушкинның 190 ел элек Казанга килүен хәтердә саклауларын әйтте. Рус әдәбияты классигы Казанда кыска вакыт кына булуга карамастан, бу чор шагыйрьнең иҗади биографиясендә мөһим чор була, чөнки нәкъ менә монда шагыйрь мәгълүмат җыя, Емельян Пугачев һәм аның фетнәсе белән бәйле урыннарга бара, шәһәр халкы белән аралаша. Соңрак аның күзәтүләре әдәби әсәрләре нигезенә салына.
«Киләсе елда шагыйрьнең тууына 225 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – юбилей алдыннан Казанның 93нче гимназиясенә Александр Сергеевич Пушкин исемен бирү, шулай ук аның территориясендә шагыйрьнең һәйкәлен торгызу аеруча зур әһәмияткә ия».
Бүген ачылган Пушкин һәйкәле – бронзада торгызылган монумент. Ул 1956 елда Аракчино бистәсендә элеккеге 74 нче мәктәп бинасы каршында урнаштырылган була. Берникадәр вакыттан соң элеккеге һәйкәл яраксыз хәлгә килә, шуңа күрә республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән монумент торгызыла, 93 нче гимназия территориясендәге Пушкин бакчасына күчерелә. Ул быелдан бөек рус шагыйре исемен йөртә.
Фәрит Мөхәммәтшин 93 нче гимназия директоры, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровскаяга рус халкының традицион кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау һәм үстерү буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ел саен Татарстан Республикасының рус милли оешмасы күп чаралар үткәрә, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм якты иҗади караш белән аерылып тора», — диде парламент башлыгы.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәлен торгызган рәссам-скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдовка, скверны төзекләндергән ландшафт-төзелеш компанияләренә рәхмәт белдерде.
Һәйкәлне ачу тантанасында шулай ук Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев, республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, гимназия укучылары һәм педагоглары катнашты.
93 нче гимназия 2022 елдан рус этномәдәни компоненты булган мәктәпләр өчен ресурс үзәге буларак эшли. Ел саен учреждениедә рус телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән республика чаралары һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.