1000 сумлык яңа банкнот дизайнын эшләп бетерү карарын Рус православие чиркәве хуплаган
Россия Банкының 1000 сумлык яңа банкнот дизайнын эшләп бетерү карарын хуплап, Мәскәү патриархаты чиркәүнең җәмгыять һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара мөнәсәбәтләре буенча Синодаль бүлеге башлыгы Владимир Легойда чыгыш ясаган.
Үзенең телеграм-каналында ул югарыда әйтелгән карарны дөрес дип атый, чөнки ул «шактый зур өлешен традицион дин вәкилләре тәшкил иткән гражданлык җәмгыяте реакциясе һәм сорауларына структура җитәкчелегенең адекват җавап бирү сәләтен чагылдыра».
Легойда шулай ук билгеләп үткәнчә, дини мираска кагылышлы сурәтләрне халык алдында куллану мәсьәләсен караганда, кешеләр үз фикерләрен әйтергә тиеш.